[Элвин Грей]:
Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип
Чал чәчең күрсәң дә уфтанма
Яз килә дә китә, гомер шулай үтә
Уфтанма, уфтанма, уфтанма
[Элвин Грей]:
Уфтанма – бит синең ул узган гомерең
Уйнап-көлеп кенә узмаган
Яз килә дә китә, гомер шулай үтә
Уфтанма, уфтанма, уфтанма
[Элвин Грей]:
Сиңа насыйп булган ак бәхет, зур шатлык
Якты көн әле бит узмаган
Яз килә дә китә, гомер шулай үтә
Уфтанма, уфтанма, уфтанма