Сибәли яңгыр, иркәли яңгыр
Тамчылар тып-тып бии
Туктамый ява, җир битен юа
Ә җилләр нидер көйли
Тирә як сафлык, тирә як пакълык
Яңгырлар яусын, Юлларым уңсын
Янган йөрәк бер-аз басылсын
Юылсын бар да, юылсын зар да
Яңгырларда бәхет табылсын!
Мин юлда барам, рулемне борам
Яңгырның җырын тыңлап.
Күзләрем юлда, күңелем моңда
Кыллардай ала чыңлап
Аралар ерак, барамын урап