Текст песни Гузель Уразова — Ромашкалар

image_pdfimage_print

Ромашкалар сөю чәчәге ул
Мәхәббәтне сүзсез аңлата
Мәңге җавап эзли бер сорауга:
Яратмыйдыр… бәлки ярата?

Ромашкалар өмет чәчәге ул
Кояшлы ак бәхет өләшә
Минем кебек, мәхәббәте өчен
Соңгы таҗга кадәр көрәшә

Ромашкалар минем чәчәгем ул
Бүләк итте аны сөйгәнем
Беркемгә дә әйтми торган серне
Мин аларга гына сөйләдем

Ромашкалар өмет чәчәге ул
Кояшлы ак бәхет өләшә
Минем кебек, мәхәббәте өчен
Соңгы таҗга кадәр көрәшә

Ромашкалар урман чәчәге ул
Якты бизәкләре болынның
Күргән саен искә төшерәләр
Рәхәтлеген бергә булуның

Ромашкалар өмет чәчәге ул
Кояшлы ак бәхет өләшә
Минем кебек, мәхәббәте өчен
Соңгы таҗга кадәр көрәшә

Оцените текст
( Пока оценок нет )

На данной странице вы найдете слова и текст песни Гузель Уразова — Ромашкалар. Здесь можно прочитать, а также скачать текст песни и распечатать его.

Поделитесь с друзьями
text-pesen.ru