Текст песни Ильмира Нагимова — Кара Эле Куземэ

image_pdfimage_print

Пар сандугачлар таллыкта
Сайрайлар безгә карап
Пар сандугачлар шикелле
Без дә җырлайбыз парлап

Кара әле күземә
Мин дә карыйм күзеңә
Анда сөю бар икәнен
Син аңларсың үзең дә

Ике аккош зәңгәр күлдә
Йөзәләр яратышып
Яшь гомерләр үтә китә
Җырлаек әле парлашып

Кара әле күземә

Мин дә карыйм күзеңә
Анда сөю бар икәнен
Син аңларсың үзең дә

Кадерлем диеп кенә
Сөеп соелеп кенә
Яшик әле дөньяларда
Җырлап һәм биеп кенә
Яшик әле дөньяларда
Сөеп сөелеп кенә

Кара әле күземә
Мин дә карыйм күзеңә
Анда сөю бар икәнен
Син аңларсың үзең дә

Оцените текст
( Пока оценок нет )

На данной странице вы найдете слова и текст песни Ильмира Нагимова — Кара Эле Куземэ. Здесь можно прочитать, а также скачать текст песни и распечатать его.

Поделитесь с друзьями
text-pesen.ru