Текст песни Ләйлә Галиева — Мизгелләр

image_pdfimage_print

Мизгелләрне сагынып көтәбез
Ә гомерләр сизелми үтә
Йөрәкләрне әрнетеп өтеп
Кемнәрдер мәңгелеккә китә

Якты дөньяларга бер тугач
Яшәргә иде туйганчы
Якты дөньялардан кем туйган?
Яшәт Ходай йөзләр тулганчы!

Тәкъдирләр язылган мангайга
Урап үтеп булмый язмышны
Бәхет өчен җиргә туганбыз
Гөлгә күмәр өчен тормышны

Барыр юлыбыз якты булсын
Бетмәсен дөнья мәшәкате
Исән-сау булганда туганнар
Яшәүләрнең шунда рәхәте

Оцените текст
( Пока оценок нет )

На данной странице вы найдете слова и текст песни Ләйлә Галиева — Мизгелләр. Здесь можно прочитать, а также скачать текст песни и распечатать его.

Поделитесь с друзьями
text-pesen.ru