Текст песни Рифат Зарипов — Кеше булып

image_pdfimage_print

Яраларны ямап,
Язмышларны алдап,
Яшибез бит, гомер итәбез.
Төрләнәбез меңгә,
Яраклашып кемгә?
Баш та какмый хәтта үтәбез.
Сикерсәк дә күпме,
Тишә алмабыз күкне.
Әллә кемнәр инде булмабыз.
Кеше булып үтик,
Кеше булып китик,
Кеше булып җиргә туганбыз.
Сикерсәк дә күпме,
Тишә алмабыз күкне.
Әллә кемнәр инде булмабыз.
Кеше булып үтик,
Кеше булып китик,
Кеше булып җиргә туганбыз.
Хәл белү юк туктап,
Әллә кемгә чутлап.
Масаябыз, белмим күпкәме?
Борын өскә менгән,
Әйтче, без ким кемнән!?
Сикерәбез кайчак киртәне.
Сикерсәк дә күпме,
Тишә алмабыз күкне.
Әллә кемнәр инде булмабыз.
Кеше булып үтик,
Кеше булып китик,
Кеше булып җиргә туганбыз.
Сикерсәк дә күпме,
Тишә алмабыз күкне.
Әллә кемнәр инде булмабыз.
Кеше булып үтик,
Кеше булып китик,
Кеше булып җиргә туганбыз.
Ярсыйбыз, яныйбыз,
Җансыз ла җаныбыз.
Күңелләргә ниләр оялый.
Җыябыз малын да,
Кирәк шул тагын да…
Хаман сорый нәфсе оялмый.
Сикерсәк дә күпме,
Тишә алмабыз күкне.
Әллә кемнәр инде булмабыз.
Кеше булып үтик,
Кеше булып яшик,
Кеше булып җиргә туганбыз.
Сикерсәк дә күпме,
Тишә алмабыз күкне.
Әллә кемнәр инде булмабыз.
Кеше булып үтик,
Кеше булып китик,
Кеше булып җиргә туганбыз.
Кеше булып үтик,
Кеше булып китик,
Кеше булып җиргә туганбыз.
Кеше булып җиргә туганбыыыыз.

Оцените текст
( Пока оценок нет )

На данной странице вы найдете слова и текст песни Рифат Зарипов — Кеше булып. Здесь можно прочитать, а также скачать текст песни и распечатать его.

Поделитесь с друзьями
text-pesen.ru