Күтәрелә томан
Бишек җыры сыман
Агыла моң таңнар атканда
Тыңлыйм таңның җырын
Туган якның моңын
Чыңлап чишмәләре акканда
Тыңлыйм таңның җырын
Туган якның моңын
Чыңлап чишмәләре акканда
Балачагым иле
Ямьле инеш күле
Җиләкле аланым хуш исе
Тугайларын гизеп
Суларыңда йөзеп
Эх! синдә генә яшисе
Тугайларын гизеп
Суларыңда йөзеп
Эх! синдә генә яшисе
Ак дулкыннар уйный
Күңел сөенеп туймый
Тәүге нурлар күлгә сибелә
Талпындырдың ничек
Түзим яшел бишек
Тагын синдә, синдә тибрәләм
Талпындырдың ничек
Түзим яшел бишек
Тагын синдә, синдә тибрәләм
Тугайларын гизеп
Суларыңда йөзеп
Эх, синдә генә яшисе
Эх, синдә генә яшисе
Эх, синдә генә яшисе
На данной странице вы найдете слова и текст песни Yamle — Тан Жыры. Здесь можно прочитать, а также скачать текст песни и распечатать его.