Болытка әйләнеп, артыңнан йөгердем,
Теләсәң учыңда кар булып эрермен.
Кар булсам — каралмам, боз булсам – бозылмам,
Мин мәңге картаймам — янымда син булсаң.

Эрермен, әммә син җанымны аңласаң,
Боз булып туңармын, янымда булмасаң.
Кар булсаң — каралмам, боз булсаң — бозылмам ,
Мин мәңге картаймам — җанымда син булсаң.
Кар булсаң — каралмам, боз булсаң — бозылмам ,
Мин мәңге картаймам — янымда син булсаң.
Калдырма боз итеп, куңелем кояш бит,
Син булсаң янымда, көннәрем аяз бит.
Кар булсам — каралмам, боз булсам — бозылмам ,
Мин мәңге картаймам — янымда син булсаң.
Кар булсам — каралмам, боз булсам — бозылмам ,
Мин мәңге картаймам — янымда син булсаң.
Мин мәңге картаймам — янымда син булсаң,
Янымда син булсаң.