[Elvin Grey]:
Ак каеннар арасына
Ак каеннар янына
Кереп киттең син йөгереп
Әй, кагына- кагына
[Elvin Grey]:
Сылу сының, ак күлмәге
Син аклыкка күмелдең
Күзләремә син үзең дә
Каен булып күрендең
[Elvin Grey]:
Кайсы каенда, кайсы син
Аералмый тик торам
Ялгыз каенны кочканмын
Мин аны син дип торам
[Elvin Grey]:
Каеннар белән шаярып
Озаклап уйнадыгыз
Ахрысы, мине бөтенләй
Күрми дип уйладыгыз
[Elvin Grey]:
Сылу сының, ак күлмәге
Син аклыкка күмелдең
Күзләремә син үзең дә
Каен булып күрендең
[Elvin Grey]:
Кайсы каенда, кайсы син
Аералмый тик торам
Ялгыз каенны кочканмын
Мин аны син дип торам