(Куплет 1, Элвин Грей):
Күпме еллар үтте
Күпме сулар акты
Синсез күпме язлар үттеләр
Менә кайтыр диеп
Моңнарга уралып
Ә язларым сине көттеләр
(Припев):
Оныт алмый килдем
Эй, сагындым дидем
Иңнәреңнән кочаклап алдым да
Кичер алсаң, кичер
Кичер мине, диеп
Гаеплемен диеп, синең алдыңда
(Куплет 2, Элвин Грей):
Үткәннәрдән килдең
Көткән идем, дидең
Кабат югалтырга язмасын
Өзелеп сөйгән ярлар
Үкенүләр булып
Чит-ятларга гына калмасын
(Припев):
Оныт алмый килдем
Эй, сагындым дидем
Иңнәреңнән кочаклап алдым да
Кичер алсаң, кичер
Кичер мине, диеп
Гаеплемен диеп, синең алдыңда