Күзләреңә карап сүзсез калам
Әйтер сүзләремдә буталам
Чынга ашар хыял дигән уйдан
Аяк астыннан җир югала
Сөям сине, сөям узып язмышлардан
Күкләргә ул, димәк, язылган
Бар дөньямны урап, урап ялкын утка
Сөю дигән тылсым кабынган
Сөям сине, сөям узып язмышлардан
Күкләргә ул, димәк, язылган
Бар дөньямны урап, урап ялкын утка
Сөю дигән тылсым кабынган
Бөтерелеп хисләр ташкынына
Без очарбыз кебек галәмгә
Син сандугач, син карлыгач бүген
Чын ихластан сине сөйгәнгә
Сөям сине, сөям узып язмышлардан
Күкләргә ул, димәк, язылган
Бар дөньямны урап, урап ялкын утка
Сөю дигән тылсым кабынган
Кәләмнәрнең булган бар төсләре
Күк йөзенә әллә сибелгән
Сабыр итеп, сине генә көтеп
Вакыт аша сиңа килергә
Сөям сине, сөям узып язмышлардан
Күкләргә ул, димәк, язылган
Бар дөньямны урап, урап ялкын утка
Сөю дигән тылсым кабынган
Сөям сине, сөям узып язмышлардан
Күкләргә ул, димәк, язылган
Бар дөньямны урап, урап ялкын утка
Сөю дигән тылсым кабынган