Балаларда, балаларда
Тормышыбызның яме
«Кызларым» дип, «улларым» дип
Яши һәр әти-әни
Ходаемның бүләге — ул
Сөеп туймас газиз балалар
Яратып-яратылып яши
Бик бәхетле ата-аналар
Көтеп алган бәхеткәйләр
Иң зур шатлык, юаныч
Саф сөюнең җимешләре
Булсыннар гел куаныч
Балаларым, балаларым
Нәсел дәвамчыларым
Улларым да, кызларым да
Иң зур булышчыларым
Ходаемның бүләге — ул
Сөеп туймас газиз балалар
Яратып-яратылып яши
Фәрештәләр сезне сакласын
Балаларда, балаларда
Тормышыбызның яме
«Кызларым» дип, «улларым» дип
Яши һәр әти-әни
Ходаемның бүләге — ул
Сөеп туймас газиз балалар
Яратып-яратылып яши
Бик бәхетле ата-аналар
Көтеп алган бәхеткәйләр
Иң зур шатлык, юаныч
Саф сөюнең җимешләре
Булсыннар гел куаныч
Балаларым, балаларым
Нәсел дәвамчыларым
Улларым да, кызларым да
Иң зур булышчыларым
Ходаемның бүләге — ул
Сөеп туймас газиз балалар
Яратып-яратылып яши
Фәрештәләр сезне сакласын